Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югары уку йортына кергәндә рус теленнән имтихан бирү мәҗбүри булачак
Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Югары уку йортына кергәндә барлык белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре өчен дә рус теленнән имтихан бирү мәҗбүри булачак. Россия Фән һәм югары белем министрлыгының шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.
Документ киләсе елның 1 мартыннан үз көченә керә һәм 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
«РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы бакалавриат һәм специалитет программалары өчен югары уку йортларына керү имтиханнарының исемлеген раслады», — диелә Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы хәбәрендә.
Әйтик, математика кайбер техник белгечлекләр өчен мәҗбүри сынау булып тора.
Информатика, физика, химия һәм чит тел ихтыяҗ булган очракта белем бирү оешмасы билгеләячәк сынаулар исемлегенә кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз