Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югары уку йортын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мониторингы 2022 елга камилләштереләчәк
2018 елда югары уку йортын тәмамлаучыларның 28 проценты беренче елда эшкә урнаша алмаган.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мониторингы системасын яңарту һәм камилләштерү 2022 елга планлаштырыла. Бу хакта социаль мәсьәләләр буенча Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Бу новация нәтиҗәсендә элеккеге студентның алган белгечлек нигезендә эшкә урнашуын күзәтеп булачак. Шулай ук төбәк хезмәт базарларының үзенчәлеген, югары уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә килгән яшьләрнең әзерлек сыйфаты турында эш бирүчеләрнең фикерләрен исәпкә алырга мөмкинлек җайлана.
Хәзерге вакытта бу система кичәге студентларның эшкә урнашкан өлешен генә күзәтеп тора.
Татаьяна Голикова 2018 елда югары уку йортын тәмамлаучыларның 28 проценты беренче елда эшкә урнаша алмаганлыгы турында әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз