news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечләрнең эшкә урнашуын күзәтеп торачаклар

Денис Васильев искәрткәнчә, бүгенге көндә кеше югары уку йортында алган күнекмәләр һөнәрнең үзенә караганда да әһәмиятлерәк.

Югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечләрнең эшкә урнашуын күзәтеп торачаклар
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елның гыйнварында югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрнең траекториясенә күзәтчелек итәргә мөмкинлек бирә торган сервис эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Всеволод Вуколовка сылтама белән хәбәр итә.

«Без махсус сервис булдырдык, ул киләсе елның гыйнварында эшли башлаячак һәм югары уку йортын тәмамлаган гражданинның кайда эшкә урнашуына күзәтчелек итәчәк», - диде ул.

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Денис Васильев искәрткәнчә, бүгенге көндә кеше югары уку йортында алган күнекмәләрнең һөнәрнең үзенә караганда да әһәмияте зуррак. «Икътисадка ихтыяҗ системасы һәм күнекмәләргә булган тәкъдимнәр күзлегеннән карарга мөмкин», - дип саный ул.

28 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Екатеринбургта сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча ярышлар уза.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100