Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югары уку йорты өчен соңгы биш елның үзгәреш чоры булуын истә тотып, 210 еллыкны билгеләп үтәргә карар кылдык – КФУ ректоры
Казан федераль университетының 210 еллыгына багышланган тантана “Татнефть-Арена”да узачак
(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Казан федераль университеты 210 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан, югары уку йорты күптөрле чараларга әзерләнә. 4-6 декабрь көннәрендә Казан университетында шәрәфле кунаклар, вуз партнерлары һәм КФУны тәмамлаган белгечләр җыелачак. Бүген журналистлар өчен Казан федераль университетында тантаналы чараларга әзерлеккә багышланган матбугат конференциясе узды.
“Без ел дәвамында шушы 210 еллыкка әзерлек кысаларында эшләдек. Федераль университет буларак яшәвебезгә дә быел биш ел тулды. Югары уку йорты өчен соңгы биш елның үзгәреш чоры булуын истә тотып, 210 еллыкны билгеләп үтәргә карар кылдык. Республика җитәкчелеге дә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм итте”, - дип белдерде КФУ ректоры Илшат Гафуров.
4 нче декабрьдә КФУда Гыйльми совет утырышы узачак. 5 нче декабрьдә Куба һәм Россия университетлары ректорлары форумы узачак. Анда Россия һәм БДБ илләренең 20 дән артык югары уку йорты ректорлары, Куба вузлары җитәкчеләре катнашачак.
Белешмә өчен. 1980 нче елларда Казан университетында 250 дән артык кубалы уңышлы гына белем алып, дипломга ия булган, аларның 150се бүген Кубада эшли, калганнары Ауропада, Латин Америкасы илләрендә гомер кичерә. Казан университетында алган белемнәренең югары дәрәҗәсе аларга күбесенә Кубаның мәгариф һәм халык хуҗалыгы системасында вазифалы урыннар биләргә мөмкинлек биргән.
Форумда Куба Республикасының РФдәге илчесе Эмилио Ратмир Лосада Гарсия, Кубаның Югары белем министрлыгының хезмәттәшлек департаменты башлыгы Рауль Эрнандез Перес һәм башкаларның катнашуы көтелә. Илшат Гафуров мондый форумнарның аерым бер темалар буенча фикер алышу максатыннан оештырылганын ассызыклады. “Хезмәттәшлек җепләре шундук сузылмаса да, 100 тәкъдимнең 30 ы гына тормышка ашса да, бу яхшы күрсәткеч дип саныйм”, - диде ректор.
6 нчы декабрьдә КФУның Попечительләр советы утырышы белән берләштерелгән Халыкара фәнни советның икенче утырышы узачак. Чараның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узуы көтелә. Утырыш барышында катнашучылар университетта үткәрелә торган фәнни проектлар экспертизасы, алдынгы илләр тәҗрибәсе белән таныша алачак.
Белешмә өчен. Халыкара фәнни совет КФУның Россия университетларының вузларның дөньякүләм рейтингы топ-100гә керү проектында катнашуы белән бәйле рәвештә формалашкан. Аның составына бөтен дөньядан танылган 13 галим – Казан университетының фәннең төрле өлкәләрендәге партнерлары кергән.
Илшат Гафуров билгеләп узганча, тантаналар 6 нчы декабрь көнне 16 сәгатьтән 18 сәгать 30 минутка кадәр “Татнефть-Арена”да узачак бәйрәм программасы белән төгәлләнәчәк. Концерт шоу-программасында университет тормышының төрле чорлары гәүдәләндереләчәк. Ректор сүзләренчә, бәйрәм чарасына студентлар һәм университетны төрле елларда тәмамлаган белгечләр чакырыла. “Без квоталарны өләштек, институтларда аларны деканнар, директорлар үзләре таратачак”, - диде ул.
Илшат Гафуров ел йомгакларына тукталып, ел дәвамында 200 дән артык конференция уздырылганын, аларда 2,5 меңләп чит ил кунаклары катнашканын, 10 меңнән артык доклад укылганын әйтеп узды. Бүгенге көндә университетта 2 меңнән артык студент гыйлем эсти. “Алдагы планнарга килгәндә, университетның алай сизелерлек киңәюе көтелми, без оптимизация чараларын үткәрергә ниятлибез. Өстенлекле саналган юнәлешләргә төзәтмәләр кертелүе дә ихтимал. Дөнья күләмендә һәр университетта югары дәрәҗәдәге медицина институты булуы стандарт санала. Менә шул ниятне гамәлгә ашырырга уйлыйбыз”, - дип белдерде Илшат Гафуров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз