news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары уку йортларында һәм көллиятләрдә яңа предмет барлыкка килергә мөмкин

Бөтенроссия халык фронты югары һәм урта белем бирү программаларына «Операцион нәтиҗәлелек» дисциплинасын кертергә тәкъдим итте.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык фронты югары һәм урта белем бирү программаларына «Операцион нәтиҗәлелек» дисциплинасын кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Яңа фән кысаларында сакчыл җитештерү һәм сыйфат менеджменты системаларын, процесслар һәм цифрлы мәгълүматлар белән идарә итүне, шулай ук даими камилләшү культурасы нигезләрен өйрәнергә тәкъдим ителә.

Бөтенроссия халык фронтында яңа дисциплина барлык студентлар өчен дә мәҗбүри характерда булырга тиеш, дип саныйлар.

Басма мәгълүматлары буенча, Икътисади үсеш министрлыгы инициативаны хуплаган, әмма проектны эш төркеме кысаларында алдынгы югары уку йортлары, Бөтенроссия халык фронты һәм ведомствога караган академия вәкилләре белән фикер алышырга кирәк дип тапкан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot