Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башлана
Эпидемиологик вәзгыять тотрыклануга бәйле рәвештә, кабул итү тынычрак режимда булыр дип көтелә.
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланачак, ул узган елгыга караганда тынычрак узар дип көтелә. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.
«Югары уку йортларына документлар кабул итү 20 июньдә башланачак, 29 июльдә, документларны кабул итү тәмамлана, 17 августта — югары уку йортларына керүгә бәйле барлык процедуралар төгәлләнә», — диде министр.
Ведомство башлыгы быел кабул итү кампаниясе, эпидемиологик вәзгыятьне тотрыкландыруга бәйле рәвештә, тынычрак режимда узачак, дип саный. Шул ук вакытта, узган ел сынау узган барлык яңалыклар, шул исәптән документларны читтән торып тапшыру да кулланылачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз