news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары уку йортларында бюджетка документ оригиналларын тапшыру вакыты төгәлләнде

Биш югары уку йортына керү өчен документлар тапшырырга мөмкин иде.

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Кичә югары уку йортларының бюджет урыннарына документларның оригиналларын кабул итү төгәлләнде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия вузларына кабул итү кампаниясе кульминациягә җитте, диелә бу хәбәрдә.

Кабул итү кагыйдәләре буенча, һәрбер белгечлеккә биш югары уку йортына керү өчен документлар тапшырырга мөмкин иде. Димәк, бер фамилия, 15 төрле абитуриентлар исемлегендә пәйда булырга мөмкин.

Кичә кабул итү комиссияләренә аттестатларның оригиналын тапшыру өчен соңгы көн булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot