news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары уку йортларында бюджет урыннарын бүлү тәртибен үзгәртергә җыеналар

РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәр төбәктәге хезмәт базарындагы үзгәрешләрне исәп алачак.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы якын арада һәр төбәктәге хезмәт базарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, югары уку йорларында бюджет урыннарын бүлү методикасын үзгәртергә ниятли. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем бирү министры Михаил Котюковка сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Михаил Котюков сүзләренчә, 4-5 елдан хезмәт базарында ихтыяҗ булырга мөмкин булган белгечлекләрне җитди өйрәнергә кирәк.

Югары уку йортларында бюджет урыннарын бүлү методикасы белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча университетларның уңышларын исәпкә алырга тиеш. 

news_right_1
news_right_2
news_bot