news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары уку йортларында бюджет урыннарын бүлүдә яңа система 2025 елда эшли башлый

Университетларга үзләре өчен кирәкле сандагы бюджет урыннарына гариза юлларга кирәк булачак.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). РФ Фән һәм югары белем министрлыгы 2021 елда югары уку йортларында бюджет урыннарын бүлүнең яңа моделен гамәлгә кертә башлаячак, 2025 елда тулысынча шуңа күчәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат министрлыгы хәбәр итә.

Моңа кадәр федераль министрлык кабул итүдә контроль саннарны исәпләүнең яңа моделен эшләргә керешкән иде. «Аның нигезләмәләре буенча, контроль саннарны бүлүне ике зур этапта үткәрергә тәкъдим ителә», - диелә хәбәрдә.

Беренче этапта, дәүләт гарантияләре һәм мәктәп тәмамлаучылар саныннан чыгып, бюджет урыннарының гомуми санын билгеләячәкләр, аларны юнәлешләр һәм белгечлекләрнең эреләндерелгән төркемнәре, шулай ук төбәкләр буенча бүләчәкләр.

Контроль саннарны бүлүнең икенче этабында югары уку йортлары арасында бәйге үткәреләчәк.

Университетларга үзләре өчен кирәкле сандагы бюджет урыннарына гариза юлларга кирәк булачак. Бюджет урыннарының гомуми исәбенә сыешу өчен, югары уку йортларының гаризаларын пропорциональ рәвештә түгел, ә эзлекле төстә (иң яхшы вузлардан башлап исемлек буенча аска таба) хупларга ниятлиләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100