news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары уку йортларында бюджет урыннары кыскармаячак – Россия мәгариф һәм фән министры

Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларның 57 проценты кыю рәвештә бюджет урыннарын алачак, дип белдерә Ольга Васильева.

(Казан, 11 май, "Татар-информ"). Быел чыгарылыш сыйныф укучыларының яртысы Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча югары уку йортларында бюджет урыннарын алачак. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева җиткерде, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

"Ата-аналарны тынычландырып, тамырдан үзгәрешләр булмаячагын җиткерәм. Алай гына да түгел, Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларның 57 проценты кыю рәвештә бюджет урыннарын алачак”, – дип әйткән Ольга Васильева "Россия-24" телеканалына интервьюда.

Министр сүзләренчә, югары уку йортларында гомуми бюджет урыннары саны быел кыскармаячак. Шуның белән бергә, Васильева кабул итүдә контроль саннарның белгечлекләр буенча бүленгәнен дә искәрткән.

Ихтыяҗ зур булган инженерлык, медицина һәм педагогия белгечлекләренә күбрәк, ә ихтыяҗ азрак булган, мәсәлән, юридик белгечлекләр буенча азрак урын бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100