news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары уку йортларында бюджет урыннары артачак

Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, квотаны формалаштырганда әлеге юнәлешләр буенча кадрлар әзерләү ихтыяҗы исәпкә алынган.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россия Фән һәм югары белем министрлыгы 2019 елда югары уку йортларында бюджет урыннарын арттырырга ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы RT телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, квотаны арттыру «Сәнгать һәм мәдәният», «Гуманитар фәннәр», «Җәмгыять турындагы фән», «Математика һәм табигый фәннәр», «Мәгариф һәм педагогика фәннәре», «Инженер эше, технологияләр һәм технологик фәннәр», «Авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре», «Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре» кебек өлкәләрдә белем алучы бакалаврлар һәм белгечләр өчен каралган.

«Мәгариф һәм педагогика фәннәре», «Сәнгать һәм мәдәният», «Авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре» юнәлешләрендә магистрлар өчен бюджет урыннары күбрәк булачак.

Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, квотаны формалаштырганда әлеге юнәлешләр буенча кадрлар әзерләү ихтыяҗы исәпкә алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot