news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары уку йортларында алдынгы студентларга алтын медаль тапшыра башлаячаклар

Хупланган очракта бу яңалык Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы Тикшерү комитеты Академиясенә кагылачак.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Тикшерү комитеты югары уку йортын бишле билгеләренә генә тәмамлаучыларга алтын медаль бирергә ниятли. Әлеге документ проекты хәзер җәмәгатьчелек белән фикер алышу уза. Бу турыда “Российская газета” хәбәр итә.

Алтын медаль бирүнең таләпләре катгый – студент бары тик бишлегә генә укырга, аттестацияләрен һәм зачетларын, курс эшләрен бишлегә тапшырырга тиеш. Шулай ук ул бюджет урынында белгечлектә яки магистратурада укырга тиеш. Әгәр документ кабул ителсә, бу яңалык Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы Тикшерү комитеты Академиясенә кертеләчәк.

  • Моңа кадәр югары уку йортларында алтын медальләр бирелмәде. Хәзер төрле уку йортлары тәмамлаучылар бары тик гади яки "кызыл" диплом ала. Бу очракта тулысынча бишлегә уку мәҗбүри түгел, бишле билгеләре 75 проценттан ким булмаска һәм дәүләт имтиханы “бик яхшы” билгесенә бирелергә тиеш. Мондый студентларның саны гадәттә 5-7 процент була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100