news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары уку йортларын кыскарту программасын бетерү турында игълан ителде

Кайбер уку йортларын кушу җәмәгатьчелектә каршылыклар тудырган иде.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ). Россиядә югары уку йортлары санын кыскарту программасы тулысынча туктатылган. Киләсе елда ул гамәлдән чыгарылачак, дип белдерде Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Программа бетерелде, 2018 елда ул булмаячак. Акча мәгариф һәм фән министрлыгына бүленеп бирелде", – диде Ольга Васильева Дәүләт Думасында узган "парламент сәгате"ндә.

Мәгариф һәм фән министрлыгының элеккеге башлыгы Дмитрий Ливанов Россиядәге югары уку йортларының саны бик күп, ә андагы сыйфат макатанырлык түгел дип саный иде. Ул идарә иткәндә Мәскәү һәм Санкт-Петербургта, шулай ук башка төбәкләрдә югары уку йортларын берләштерү программасы башланды. Кайбер уку йортларын кушу җәмәгатьчелектә каршылыклар тудырды.

Васильева белдерүенчә, югары уку йортларын берләштерүне тыю министрлык тарафыннан филиаллардагы эш сыйфатын күзәтүгә нокта куймый. "Әгәр филиал үз бурычларын үтәмәсә, кирәкле белем сыйфатын бирмәсә, гафу итегез, ул яшәргә тиеш түгел. Кыскарту тик торганда гына булмый", – диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot