news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары уку йортлары яңа уку елын гадәттәгечә 1 сентябрьдә башларга ниятли

Югары уку йортларында агымдагы уку елы июльнең беренче яртысында төгәлләнәчәк.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Россия Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортлары яңа уку елы традицион форматта 1 сентябрьдә башланыр дип өметләнә. РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков «Россия 24» телеканалындагы «Диалог» программасында шул хакта хәбәр итте.

«Без югары уку йортлары август аенда студентлар җыяр дип өметләнәбез. Һәм 1 сентябрьдән уку елының традицион форматта башлануын телибез», — диде фән һәм югары белем министры.

Ул мәгариф мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә белдергәнчә, федераль министрлык югары уку йортларында уку елын алдан билгеләнгән вакытта — июльнең беренче яртысында тәмамларга ниятли.

Аның сүзләренчә, магистратурага документлар кабул итүне — июнь, ә агымдагы елда югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен июль аенда башлау күздә тотыла. «Мондый графикта югары уку йортларына абитуриентлар кабул итү гадәттәгечә түгел, ә кыска срокларда узачак», — дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, абитуриентлар гаризаны югары уку йорты ресурслары аша электрон форма буенча тиешле документларны беркетеп яки югары уку йортларына онлайн кабул итү үзәкләштерелгән сервисын кулланып тапшыра алачак, дип өстәде Фальков.

РФ Президенты Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә белдергәнчә, быел югары уку йортларына абитуриентлар кабул итү август аенда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100