news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары уку йортлары галимнәре һәм мөгаллимнәренең хезмәт хакы артачак

Эш хаклары арту мәгариф өлкәсендәге федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә кагылачак.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Мәгариф өлкәсендәге федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хаклары артачак. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 3,6 миллиард сум күләмендә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды. Документ РФ Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.

«Шуның 2,4 миллиарды – укытучылар; 1,2 миллиарды галимнәрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлдереләчәк», - диелә әлеге документта.

Акча РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары»н үтәү кысаларында бүлеп бирелә, дип билгеләп үтелә Министрлар Кабинеты сайтындагы хәбәрдә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100