Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югары уку йортлары өчен татарча физика дәреслеге интернетта да булачак
Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты галимнәре эшләгән 300 битлек китап 100 данә тираж белән басылган.
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Югары уку йортлары студентлары өчен татар телендә чыккан физика дәреслеген интернетта да табарга мөмкин булачак. Бу хакта бүген китапны тәкъдим итү чарасында Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының механика кафедрасы доценты, татар телендә укыту буенча методкабинет мөдире Рәшит Шакирҗанов хәбәр итте.
Быел дөнья күргән дәреслек белән бүген КДАТУда таныштырдылар. 300 битлек китапны университетның дүрт галиме язган.
“Китапның тиражы зур түгел – 100 данә. Шуны һәм мәгарифтәге хәзерге вазгыятьне исәпкә алып, аның электрон вариантын Интернет челтәрендә куярга чамалап торабыз. Киләчәктә бу дәреслек КДАТУда укыту өчен генә түгел, башка югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары өчен дә файдалы кулланма булыр дип ышанып калабыз”, - дип белдерде Рәшит Шакирҗанов.
Ул университетның төзелеш институтында татар төркемендә белем алучы 25 ләп кешенең 2,5 ел ярым татар телендә укуларын, аннары русчага күчүләрен әйтте.
"Татар-информ" Казанда югары уку йортлары өчен татарча физика дәреслеге тәкъдим ителде, дип хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз