news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары уку йортларының уңышлы укучылары буенча төзелгән исемлеккә Татарстанан 13 вуз керә

Татарстанның 13 югары уку йорты Россиядә иң яхшылар рейтингына керде. Аларның тәмамлаган укучылары иң кирәкле һәм уңышлы белгечләр, дип хәбәр итә hh.ru.

Исемлекнең беренче бишлегенә Казан федераль университеты керде, калган 12 уку йорты исемлектә беренче йөзлектән соң урнашкан. Бу ике шәхси һәм 10 дәүләт югары уку йорты. Иң яхшылар рейтингы исемлегендә Казан дәүләт энергетика университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП), Казан дәүләт аграр университеты, «ТИСБИ» идарә университеты, Казан дәүләт мәдәният институты һәм башкалар бар.

Рейтинг нәтиҗәләре 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге 2 миллионнан артык дәгъвачының резюмесы нигезендә төзелгән, шуларның 500 меңе узган уку елын тәмамлаучылар тарафыннан калдырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot