news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары уку йортларында түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана

Югары уку йортларында түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия югары уку йортларына барлык югары белем дәрәҗәләре буенча түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамланачак. Бу хакта РИА Новости РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

Шул ук вакытта бюджет урыннарына кабул итү сроклары белем дәрәҗәсенә бәйле. Бакалавриат, специалитет һәм база югары белем бирү программалары буенча кабул итү 29 августта, ә магистратура һәм махсуслаштырылган югары белем бирү программаларына – 20 сентябрьдә тәмамланачак.

Россия югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot