news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары уку йортларында түләүле урыннарга гаризалар кабул итү тәмамлана

Россия югары уку йортларында бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча түләүле урыннарга гаризалар кабул итү бүген, 20 сентябрьдә тәмамлана. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Гаризаларны кабул итүнең төгәлрәк датасын һәр югары уку йорты мөстәкыйль рәвештә билгели, ләкин 20 сентябрьдән дә соңга калмыйча.

Аспирантурага гаризалар кабул итү 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot