Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Югары уку йортларында түләүле укуга квоталар турында закон проекты тәкъдим ителде
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге парламентарийлар төркеме Дәүләт Думасына югары уку йортларына түләүле укуга җыюны дәүләт ягыннан җайга салуны кертү турындагы закон проектын кертте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Инициатива нигезендә, РФ Хөкүмәте югары белем бирү программалары буенча түләүле урыннар санын билгеләү вәкаләтләрен ала. Бу хезмәт базарында ихтыяҗ булмаган белгечлекләрне кабул итүне чикләргә мөмкинлек бирәчәк.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, закон проекты квалификацияле кадрлар кытлыгын киметүгә юнәлдерелгән һәм президент Владимир Путинның 6 февральдә Фән һәм мәгариф советы утырышында яңгыраган йөкләмәсен гамәлгә ашыра.
Хөкүмәт шулай ук квоталарны раслау тәртибен һәм срокларын билгеләячәк, ә югары уку йортлары студентларны түләүле нигездә шушы күләмнәр чикләрендә генә кабул итә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз