Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Югары уку йортларында түләп уку бәясе 12 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин
2024-2025 елларда Россия югары уку йортларында түләүле нигездә уку 10-12 процентка кыйммәтрәк булырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасына Россия Дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары ассоциациясе президенты Владимир Зернов сөйләгән.
«Түләп уку бәясе арта. Безнең бәяләүләр буенча, 10-12 процентка күбрәк түләргә кирәк булачак», - диде ул.
Белгеч югары белем бәясенең артуга китергән сәбәпләр итеп торак-коммуналь хезмәтләр һәм электр энергиясе тарифлары (2023 елда алар артмаган), шулай ук программа белән тәэмин итү чыгымнары артуын әйтте, чөнки чит ил тәэмин итүчеләре Россия базарыннан китә, ләкин аларга алмаш юк. Шулай ук Зернов искәрткәнчә, югары уку йортларына укытучыларның хезмәт хакы үсешен компенсацияләргә кирәк булачак.
«Чыннан да, 2024 елда түләп уку бәясе кыйммәтләнә, чөнки югары уку йортларының белем бирү программаларын гамәлгә ашыру чыгымнары арта», - дип раслады бу фаразны Г.В. Плеханов исемендәге Россия Икътисад университеты кабул итү комиссиясе идарәсе җитәкчесе Аюрика Батуева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз