news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2023 елның 1 сентябреннән югары уку йортларында тарихны өйрәнү мәҗбүри булачак

Илнең югары уку йортларында тарихны өйрәнү 2023 елның 1 сентябреннән мәҗбүри булачак, аңа кимендә 144 сәгать вакыт биреләчәк. Бу хакта Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы сайты хәбәр итте. «Российская газета» шул турыда яза.

Фән һәм югары белем министрлыгы хәбәр итүенчә, бакалавриат һәм специалитет дәрәҗәсенең барлык белгечлекләре һәм юнәлешләре буенча белем бирү стандартларына үзгәрешләр кертелә. 2023 елның 1 сентябреннән барлык югары уку йортларында тарихны өйрәнү мәҗбүри. «Россия тарихы» модуле кимендә дүрт зачет берәмлеге яки 144 сәгать күләмендә кертелә. Шул ук вакытта тарихны өйрәнүнең көндезге уку форматына 80 проценттан да ким булмаган вакыт бирелергә тиеш. Тарихны дистанцион һәм читтән торып өйрәнү уку вакытының 20 процентыннан артмаска тиешлеге әйтелә.

«Югары уку йортларында Россия тарихын өйрәнүгә зур игътибар тарихны фальсификацияләүнең теләсә кайсы чагылышында каршы торырга, студентларда патриотлык, гражданлык хисе, буыннар хәтеренә хөрмәт, ил язмышы өчен җаваплылык тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк», – диелә Фән һәм югары белем министрлыгы хәбәрендә. ТАСС шундый өзек китерә.

Документ 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100