news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары уку йортларында олимпиадачылар өчен бюджет урыннарына квота кертәчәкләр

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларындагы бюджет урыннарының күп өлешен мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар алып бетерә торган вәзгыятьне бетерәчәк. Бу хакта ведомствога сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

11 сыйныф олимпиадалары һәм 1-2 дәрәҗәдәге укучылар олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар гына укырга керү сынауларыннан башка гына кабул ителә алачак, дип билгеләп үтелә.

«Укырга керү сынауларыннан башка гына кабул итүчеләргә әзерлек һәм белгечлекләрнең һәр юнәлеше буенча бюджет урыннарының гомуми саныннан 70 проценттан да артык булмаган квота билгеләү күздә тотыла», — диелгән министрлык хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot