news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары уку йортларына керү өчен Бердәм дәүләт имтиханыннан минималь баллар расланды

Россия Мәгариф министрлыгы 2023-2024 уку елларында югары уку йортларына керү өчен төп фәннәрдән Бердәм дәүләт имтиханының минималь балларын раслады. Бу хакта РИА Новости яза.

Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.

Ведомство боерыгында түбәндәге минималь баллар билгеләнгән:

  • Рус теле һәм әдәбияты, география – 40;
  • Математика, физика, биология һәм химия – 39;
  • Тарих — 35;
  • Чит тел — 30;
  • Җәмгыять белеме — 45;
  • Информатика һәм инфомацион-коммуникатив технологияләр — 44.
news_right_1
news_right_2
news_bot