news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары уку йортларына документларны дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн тапшырырга мөмкин

Бүген Россия югары уку йортларына укырга керү кампаниясе башланды. Россия абитуриентлары югары уку йортларына документларны «Дәүләт хезмәте» порталы аша бирә ала. Ул суперсервис «Поступление в вуз онлайн» дип атала. Сервис кабул итү комиссиясенә бармыйча, дистанцион рәвештә укырга керү мөмкинлеге бирә.

Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин һәр кешенең потенциалын гамәлгә ашыру һәм аның талантларын ачу мөһимлеген билгеләде. Югары белем - потенциалны ачу нигезләренең берсе.

Дәүләт хезмәтләре порталы «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты буенча үсеш ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100