news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары уку йортларына бюджетка укырга керү өчен гаризалар кабул итү бүген төгәлләнә

Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итү бүген, 25 июльдә тәмамлана. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

Абитуриентларның конкурс исемлекләрен университетлар үз сайтларында һәм дәүләт хезмәтләре порталында 27 июльдә урнаштырачак.

Ташламалар буенча укырга керүчеләр, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук максатчан укырга керүчеләр өчен кабул итүгә ризалык бирү вакыты 1 августка кадәр дәвам итә. Кабул итү турындагы боерыклар 3 һәм 7 августта бастырылачак.

Бу даталар арасында «тынлык көннәре» гамәлдә булачак – бу көннәрдә керүчеләр яңа гаризалар бирә яки элек җибәрелгән документларны кире ала алмаячак.

Магистратурага бюджет урыннарына документларны кабул итүне тәмамлау срогын һәр югары уку йорты мөстәкыйль билгели, әмма ул 20 августтан да соңга калмаска тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot