Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Югары уку йортларын тәмамлаучылар эшкә урнашу белән бәйле проблемалардан зарлана
Казан эш бирүчеләре яшьләрне югары уку йортын тәмамлау белән үк эшкә алырга әзер булуы турында белдерә. Шул ук вакытта уку йортларын тәмамлаучылар үзләре хәтта официант булып эшкә урнашу да бик авыр, дип сөйли. Бу хакта Яшьләр көне кысаларында оештырылган «Казанда карьера» мәйданчыгында Казан Башкарма комитетының Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова хәбәр итте.
«Безнең бүгенге дискуссиядә дә шундый ике яклы күренеш күзәтелде. Предприятиеләр һәм эш бирүчеләр яшьләр өчен ачык булулары һәм аларны югары уку йортын тәмамлауга ук тәҗрибәсез эшкә алырга әзер булулары турында әйтә. Шул ук вакытта яшьләр үзләре тәҗрибәсез хәтта официант итеп тә эшкә алмыйлар, дип сөйли», – диде ул.
Аның сүзләренчә, «Казанда карьера» мәйданчыгы нәкъ менә шундый ике яклы бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен булдырылган. Биредә яшьләр эш бирүчеләр белән турыдан-туры аралаша һәм эшкә урнашу мөмкинлеге турында белешә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз