news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары уку йортлары студентлары өчен яңа тарих дәреслеге әзерлиләр

Россиядә барлык профильле булмаган әзерлек юнәлешләре студентлары өчен Россия тарихыннан яңа дәреслек эшләнә. Текст бүген Фән һәм югары белем министрлыгының Эксперт советы киңәшмәсендә каралды. Бу хакта ведомствоның Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Утырышта фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, шулай ук Россия тарих җәмгыяте рәисе Сергей Нарышкин катнашты.

Текстны 30 тикшеренүче һәм укытучыдан торган авторлык коллективы төзегән. Эш вакытында дәреслеккә 3 меңнән артык төзәтмә һәм искәрмә кертелгән.

Нарышкин сүзләренчә, текстта төп басым Бөек Ватан сугышы чорына ясалган, шул исәптән совет халкына карата суд ачыклаган геноцид фактлары каралган.

Төп дәреслекне инженер, медицина, мәдәният, авыл хуҗалыгы һәм башка әзерлек юнәлешләрендә белем алучылар өчен тармак модульләре тулыландырачак. Студентлар аның буенча 1 сентябрьдән укый башлар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100