news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары тизлекле магистраль республика икътисадына яңа этәргеч бирәчәк - Рөстәм Миңнеханов

Стратегик бурычларны тормышка ашыруга транспорт структурасын тиешенчә үстергәндә генә ирешү мөмкин дип белдерде Татарстан Президенты.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика икътисадының актив үсеше төбәкнең транспорт-логистика инфраструктурасы үсешенә тагын да киңрәк алымнар таләп итә дип белдерде.

"Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәгенең көндәшлек өстенлекләрен нәтиҗәле куллану зарур", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканы эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык мөрәҗәгатендә.

Шулай ук, Татарстан Президенты Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистраль төзелеше республика икътисады үсешенә яңа этәргеч бирергә тиеш дип саный. "Ул безнең бизнеска яңа элемтәләр урнаштырырга һәм эре агломерацияләр базарына якынаю мөмкинлеге бирәчәк, ә Татарстанга - инвестицион җәлеп итүчәнлек дәрәҗәсен күтәрергә", - дип аңлатма бирде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100