Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Югары технологияләр өлкәсендә технопарк резидентларына салым ташламасы срогы озайтылды
Татарстанда салым салуның гадиләштерелгән системасын куллана торган югары технологияләр өлкәсендәге технопарк резидентлары өчен ташламалар срогы озайтылды. Ташламалар 2027 елның 1 гыйнварына кадәр булачак. Элегрәк алар өчен 5 һәм 1 процент күләмендәге киметелгән ставка 2024 елның 1 гыйнварында гамәлдән чыгарылачак дип фаразланган иде. Бу Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган законнан күренә.
Димәк, 5 һәм 1 процент күләмендәге ставка югары технологияләр өлкәсендә технопарк резидентлары булган салым түләүчеләр өчен тагын өч ел гамәлдә булачак. Бу — аларның кеременең 90 проценттан да ким булмаган өлеше компьютер программалары эшләү, әлеге өлкәдә консультацияләр, башка шундый хезмәтләр һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсе эшчәнлегеннән алынган акчалар тәшкил иткән очракта.
Исегезгә төшерәбез, 5 процентлы ставка салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләргә кагыла. Алар чыгымнар күләменә киметелгән керемнәрне салым салу объекты сыйфатында билгели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз