news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары татар КВН лигасында 15 команда катнашачак

Бәйгедә Башкортстан, Новосибирск өлкәсеннән һәм Казахстаннан да командалар булачак.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). 28 октябрь көнне "Ак барс" яшьләр үзәгендә узачак Югары татар КВН лигасы фестивалендә барлыгы 15 команда катнашачак. Бу хакта Татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдиев "Татар-информ" агентлыгына җиткерде.

Командалар - Казан, Мамадыш, Яр Чаллы, Биектау, Сарман, Мөслим, Мәскәү, Уфа, Новосибирск, Казахстаннан. Уен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән уздырыла. 

"Фестивальдә, гадәттәгечә, искиткеч КВН, югары сыйфатлы һәм заманча татар юморы көтелә. Үзгәрешләр күзәтелми. Шулай ук һәрбер команда бер чыгыш күрсәтә һәм фестиваль ахырында лигаларга бүленәчәкләр. Югары лигага керер өчен, командаларга зур тырышлык күрсәтергә кирәк булачак. Быелгы фестивальнең аермасы шунда – яңа командалар саны күп. Без үткән елны Буа, Арча, Чаллы, Әлмәттә Татар КВНының зона лигасын үткәргән идек. Шул лигаларда яңа командалар барлыкка килде. Мәсәлән, Әлмәт зонасының җиңүчеләре – «Фән-тәти кызларейшн» командасының гади балалар тәрбиячеләре 28 октябрь көнне үзләренең юморларын күрсәтәчәкләр. Чаллы зонасының җиңүчеләре – Алабугадан “Бум” командасы 5 ел эчендә беренче тапкыр Казанга киләчәк. Шулай ук Арчаның җиңүчеләре – “Үрнәк” КВН командасы (аграр көллияте) катнашачак. Ә Биектау, Буа, Сарманнан һәм Уфадан беренче тапкыр киләчәкләр. Мәскәүдә Татар лигасы ачылганын искәртеп үтәргә кирәк. Аннан җиңүче “Понаехали” командасы көтелә. Жюриларга килгәндә, әлегә төгәл билгеле түгел. Алар арасында һичшиксез Тәбрис Яруллин, Айваз Садыров, Татар КВН барлыкка китерүче - Фарида Якуповна Таштабанова, Камил Сираҗетдинов һәм мин булачакмын", - диде Рамил Агдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100