news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары татар КВН лигасы финал ярышларының җиңүчесе билгеле булды

Җиңүче командага бүләккә лиганың партнерлары Башкортстанның Урал тауларына өч көнлек сәяхәткә юллама бүләк иттеләр.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Илгиз Шәкүров). Бүген “Ак барс” яшьләр үзәгендә Югары татар КВН лигасының финалы узды. Анда Казан дәүләт аграр университетының “Әкәмәт”, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Татар Team”, Әлмәтнең “ӘДМХИ” һәм Арчаның “Казан арты” командалары көч сынашты.

Командаларның чыгышларын карарга Татарстан вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев, Республиканың КВН клубы президенты Андрей Кондратьев, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин килде.

Командалар дүрт бәйгедә: сәламләү, төрле сорауларга җавап бирү, видеоблог һәм йолдызлы-музыкаль өй эшендә көч сынаштылар. Яңгыраган мәзәкләр көнкүреш темаларда гына тукталып калмыйча, бүген актуаль булган мәсьәләләргә дә багышланган иде. Мәсәлән, футбол буенча Конфедерацияләр кубогы, шушы көннәрдә Инстаграмны шаулаткан ике игезәк кыз турында мәзәкләр дә булды.

Нәтиҗәдә, "Әкәмәт" командасы җиңүче дип табылды. Икенче урынга – "Tatar Team", өченче урынга – "Казан арты", дүртенче урынга – "ӘДМХИ" командалары лаек булды.

Җиңүче командага бүләккә лиганың партнерлары Башкортстанның Урал тауларына өч көнлек сәяхәткә юллама бүләк иттеләр.

Финал уеныннан тулы репортажны иртәгә Intertat.ru сайтыннан укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100