news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары сыйныф укучыларын халыкара рус-кытай онлайн-мәктәбендә катнашырга чакыралар

Бушлай онлайн-мәктәп 20 июльдән 26 июльгә кадәр була.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Мәктәпне тәмамлаучылар һәм югары сыйныф  укучылары өчен «Арт-Мосты» беренче халыкара рус-кытай онлайн-мәктәбе ачыла. Анда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Профориентация буенча бушлай онлайн-мәктәп 20 июльдән 26 июльгә кадәр була. Мәктәп проектын В. П. Астафьев исемендәге Красноярск дәүләт педагогика университеты «Конфуций институты» кытай теле һәм мәдәниятенең фәнни-мәгариф үзәге белән берлектә оештыралар.

Онлайн-мәктәптә катнашу бушлай һәм үз эченә ике блокны ала. Катнашу өчен, сылтама буенча күчәргә һәм Google-форманы тутырырга кирәк.

Мастер-класслар Вконтакте сайтында В. П. Астафьев исемендәге КДПУ төркемендә урнаштырылачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot