Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югары суд хөкем ителүчеләргә махсус хәрби операциягә китәргә рөхсәт бирергә тәкъдим итте
Югары суд белән Саклану министрлыгы эшләгән закон проекты контракт төзегән яки мобилизация буенча чакырылган хөкем ителүчеләрне җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Закон проекты <...> Россия Федерациясе Кораллы көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган яки РФ Кораллы көчләре сафларында хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән, шулай ук мобилизация, хәрби хәл чорында яки сугыш вакытында Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хәрби хезмәт узучы гаепләнүчеләргә (хөкем ителүчеләргә) карата җинаять эшләре буенча суд стадиясендә җинаять җаваплылыгыннан азат итү мөмкинлеген билгеләргә тәкъдим ителә», диелгән бүген Югары суд пленумында фикер алыша торган документка аңлатма язуында.
Хәзер эшләре тикшерү стадиясендә булган гаепләнүчеләрдә яки хөкем ителгәннәрдә мондый мөмкинлек бар. Чакырылган яки контракт имзаланган очракта аларның җинаять эше туктатыла. Әгәр дә андый кеше дәүләт бүләге алган, чикле яшькә җиткән, сәламәтлеге буенча хезмәттән киткән яки хәрби хәрәкәтләр тәмамланган очракта җинаять эше бөтенләй туктатылачак.
Закон проекты буенча судлар җинаять эшләрен туктатып тора һәм хәрби часть командованиесе үтенече буенча гаепләнүчеләрне азат итә алачак.
Закон педофилия, террорчылык һәм экстремистик җинаятьләр, шулай ук тагын кайбер маддәләр өчен хөкем ителгәннәргә кагылмый, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз