news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Суд хәрби операциядә катнашуны җинаять җәзасыннан азат итү өчен нигез итеп таныды

Россия Федерациясе Югары Суды махсус хәрби операциядә катнашуны җинаять җәзасыннан азат итү өчен нигез итеп таныды.

Мәсәлән, Россия Кораллы көчләренең Хәрби хезмәткәрләр эшләре буенча суд коллегиясе кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип табылган ефрейтор Владислав Устиновны «шартлар үзгәрү белән бәйле рәвештә» җәзадан азат итәргә карар чыгарды. Билгеләмәдә әйтелгәнчә, бу карарга килү өчен нигезләрнең берсе - хәрби бурычларны үтәү. Документ Кораллы көчләр сайтында урнаштырылган. Уртача дәрәҗәдә бәяләнгән җинаятьне беренче тапкыр кылган Устинов үз гаебен тулысынча таныган.

«Коммерсантъ»ка адвокат Сергей Бизюкин хәбәр иткәнчә, хәзер судлар җинаять эшләрендә фигурантларның махсус хәрби операциядә катнашуын йомшартучы шарт яки хөкем карарын яңадан карау өчен нигез буларак активрак куллана алачак. Адвокат Дмитрий Аграновский, мондый шартны законлаштырырга кирәктер, дип тә билгеләп үтә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия сенаторлары хөкем ителгән хәрбиләр һәм гражданнарның хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы турында закон проекты эшләде. Закон зур булмаган һәм уртача дәрәҗәдәге җинаять өчен хөкем ителгәннәргә генә кагылачак. Сенатор Ольга Ковитиди хөкем ителгән кеше «батырлык һәм героизм» күрсәтсә, закон проектының перспективада җәзадан азат итүне күздә тотуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100