news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары суд Тикшерү комитетының Идел буе бүлегенең элеккеге башлыгын изоляторда калдырды

Бүген Татарстан Югары суды Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе Казанның Идел буе районы буенча тикшерү бүлегенең элеккеге башлыгы Эдуард Закировны тикшерү изоляторында калдырды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Суд шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты һәм чик кую чарасын үзгәрешсез калдырды», - дип белдерделәр агентлыкка ТР Югары суды матбугат хезмәтенә.

«Татар-информ» агентлыгы Закировны җирле эшкуардан зур күләмдә ришвәт алган вакытта эләктерүләре хакында язып чыккан иде. Тикшерү вакытында анда 400 миллион сумлык элиталы милек табалар. Алар арасында өч йорт, ике фатир, өч машина кую урыны, Porsche Cayman һәм Jeep Grand Cherokee автомобильләре була. Аны тикшерүче Евгений Скрипников белән бергә вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр. Апрель азагында аларны тикшерү изоляторына озаттылар.

Үз чиратында Эдуард Закиров белдергәнчә, гаммәви мәгълүмат чараларында күрсәтелгән милек аның әтисенеке. Аның байлыгы зур һәм аңа өч йөздән артык кеше эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot