Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Югары суд Мусиннан 8,7 млрд сум түләтү турындагы дәгъваны канәгатьләндерде
Татарстан Югары суды Роберт Мусинның икенче хөкем карарына биргән шикаяте буенча карар чыгарды. Суд коллегиясе Вахитов суды хөкем карарының җәза срогы өлешен үзгәрешсез калдырды. Әмма коллегия Вахитов районы суды зыян дип таныган 8,7 млрд сумга гражданлык дәгъвасын канәгатьләндергән.
Искәртеп үтик, беренче җинаять эше буенча Мусинга хезмәт вәкаләтләрен 22,8 млрд сумга арттырып кулланган өчен 2021 елда 12 елга колония билгеләгәннәр иде. Әмма бер елдан соң, 2022 елда, Роберт Мусин бу хөкем карарын шикаять итте һәм срокны 12 елдан 11 елга киметүгә иреште.
2024 елның ноябрендә 8,7 млрд сумлык зыян белән икенче җинаять эше буенча Мусинны 3 ел идарәче вазифаларда эшләүдән чикләп, 12,5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз