news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары сортлы орлыкларга кызыгырга кирәкми – Ленар Фәттерахманов

Юл чатында, кибет янында сату итүчеләрдән орлык сатып алмаска кирәк дип саный, белгеч.

Югары сортлы орлыкларга кызыгырга кирәкми – Ленар Фәттерахманов
Султан Исхаков

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген “Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үсемлекләрдә карантин авырулары булдырмау максатыннан узган матбугат конференциясендә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов юл чатында, кибет янында сату итүчеләрдән орлык һәм үсемтеләр сатып алмаска киңәш итте.

“Россельхознадзор идарәсе үткәргән контроль-күзәтчелек чараларында орлыкларны сатуга кагылышлы таләпләрне бозу очраклары һәрдаим ачыкланып тора. Күп вакытта хокук бозулар Краснодар, Самара, Үзбәкстан, Кыргызыстаннан килеп сату үтүчеләр арасында күзәтелә. Гадәттә, аларның орлык сыйфатын раслый торган белешмәләре булмый. Шуңа күрә юл чатында, кибет янында сату итүчеләрдән орлык һәм үсемтеләр сатып алмаска кирәк”, - диде ул.

Ленар Фәттерахманов карантинлы чүп үләннәренә каршы көрәштә катгый чаралар куллану, халык арасында аңлату эшләре алып бару мөһимлеген ассызыклады. “Югары сортлы орлыкларга кызыгырга кирәкми. Хәзер ялган юл белән сату итүчеләр күбәйде. Бакчачыларга орлык сатып алганда игътибарлы булырга, тышындагы язуларны укып чыгарга тәкъдим итәм. Анда оешма исеме, адресы, партия номеры, файдалануга яраклылык вакыты язылган була. Шулай ук сатучыда тикшерү сыйфатын раслаучы документлар булырга тиеш”, - диде ул.

Белгеч орлыкларны һәм үсентеләрне Кама Тамагы, Питрәч, Яшел Үзәндә урнашкан питомник һәм селекция үзәкләрендә сатып алуның уңышлы булачагын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100