news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Шепкә кешеләре референдумга җирлекнең тагын да төзекләнәчәгенә өмет белән килде

Зиратлары койма белән әйләндерелеп алынган, ике авылда да балалар мәйданчыклары, урамнарга яткыткычлар куелган, Югары Шепкәдә чишмә төзекләндерелгән.

(Зәй, “Татар-информ”, 18 ноябрь, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәй районының Югары Шепкә авылында референдумда тавыш бирү актив бара. Авыл халкы җирлекнең тагын да төзекләнәчәгенә өмет белән килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Югары Шепкә авыл җирлегендә бүгенге референдум буенча тавыш бирү өчен ике участок эшли. Аның берсе - Югары Шепкәдә, икенчесе - Имәнлебашта. Җирлек буенча барлыгы тавыш бирүчеләр саны -838 кеше. Шуның иң күбесе Югары Шепкәдә - 570.

Биредә референдумга чыгарылган мәсьәлә буенча беренче булып җирлек башлыгы Айрат Ишмәтов үзенең фикерен белдерде. Тавыш бирү участогы рәисе Мөнәвир Яхин әйтүечә, иртәнге 8дә шепкәлеләрнең 20 проценты үзара салым буенча фикерен белдереп өлгергән.

"Үзара салымның мөһимлеген авыл халкы яхшы аңлый. Ел саен без уртача 250 мең сум күләмендә үзара сылым акчасы җыябыз, республикадан ул дүрт мәртәбә аттырылгач, 1 миллион 200 мең сум тирәсе тәшкил итә", – ди җирлек башлыгы.

"Бу чараларга Югары Шепкә һәм Имәнлебаш зиратлары яңа койма белән әйләндерелеп алынды, ике авылда да балалар мәйданчыклары, урамнарга яткыткычлар куелды, Югары Шепкәдә чишмә төзекләндерелде һ.б. эшләр эшләнде", - диләр югарышепкәлеләр сөенеп.

Үзара салым акчасына 2019 елдада нинди эшләр башкарылачагын шепкәлеләр яхшы белә. Шуңа күрә тавыш бирүчеләр , билгеләнгән сумма белән килешәбез, диләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100