news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Сәрдә авылында сайлау участогында референдум тәмамланган

Югары Сәрдә авыл җирлегендә 137 сайлаучының барысы да сайлау участогына килеп тавыш биргән.

(Әтнә, 18 ноябрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнәнең Югары Сәрдә авылында үзара салым җыю буенча тавыш бирү тәмамланган. Бу хакта "Әтнә таңы" газетасы хәбәр итә. 

Әтнә районы үзәгеннән 18 км ераклыкта урашкан Югары Сәрдә авыл җирлегендә 1005 нче сайлау участогы эшли. Әлеге участокта 137 сайлаучы тавыш бирергә тиеш булган. Төш вакытына алар үзара салым буенча узучы референдумда үзләренең тавышларын биреп тә бетергәннәр.

Беренче булып сайлау участогына тавыш бирергә килүчеләргә, беренче тапкыр сайлаучыларга бүләк тә әзерләгәннәр бу җирлектә. Моннан тыш иң актив эшләүче агитаторны да бүләкләгәннәр, дип яза “Әтнә таңы” газетасы сайты.

"Сайлау участогы ачылышка, сәгать җидедә, беренче булып хатын-кызлардан Нурия апа Баязитова, ирләрдән Рафаэль Минһаҗев килде. Беренче тапкыр сайлауда катнашкан Гөлия Хөснетдинова да озак көттермәде. Аларга истәлек бүләкләре тапшырдык", - диде Югары Сәрдә авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хәснетдинов.

"Урамнардагы халык белән агитаторлар эшләде. Башта ук сайлаучылары беренче булып килеп тавыш биргән агитаторга бүләк бирәбез, дигән идек. Ильяс абый Хәйруллинның тырыш хезмәтен дә бәяләдек", - дигән җирлек башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot