news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Рада Кырымны «Кырым-татар автономияле республикасы» итеп үзгәртергә тәкъдим итә

Тиешле рекомендацияләр Кырымда парламент тыңлауларында расланган.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Югары Рада Кырымны «Кырым-татар автономияле республикасы» итеп үзгәртергә, моның белән Севастопольне махсус статустан азат итеп, Кырым татарларын, караимнарны, кырымлыларны Украинаның төп халкы итеп атарга тәкъдим итә.

Тиешле рекомендацияләр Кырым буенча парламент тыңлауларында расланган, дип яза Lenta.ru «Корреспондент.net»га сылтама белән.

Моннан тыш, Югары Рада  Украина башлыгы Петр Порошенконы конституциягә һәм башка норматив актларга тиешле үзгәрешләр кертүне әзерләргә чакырган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot