news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланның яшь пианистлары Бөтенроссия бәйгесе лауреатлары булды

Югары Ослан балалар сәнгать мәктәбенең Иннополис шәһәрендәге филиалы яшь талантлары янә музыкаль белемнәренең югары дәрәҗәдә булуын раслады. Эрик Закиров һәм Яна Хәсәнова, Э.Б.Литвинова исемендәге IX Бөтенроссия конкурс-фестивалендә катнашып, федераль дәрәҗәдә үз осталыкларын уңышлы тәкъдим итте. Бу хакта «Волжская новь» газетасы яза.

Төрле яшь категорияләрендә чыгыш ясап, аларның һәрберсе классик әсәр әзерләгән иде. Яна Хәсәнова (кече яшьтәгеләр төркеме, 7-8 яшь), Бахның «Менуэт» әсәрен виртуозларча башкарып, стиль төгәллеген һәм чисталыгын күрсәтте. Эрик Закиров (кече яшьтәгеләр төркеме, 9-10 яшь) исә Чайковскийның «Песня жаворонка» әсәрен тәкъдим итеп, интерпретациянең тирәнлеге белән тыңлаучыларның күңелен яулады.

Составында танылган музыкантлар һәм педагоглар булган абруйлы жюри талантлы балаларның чыгышларын югары бәяләде. Конкурс тыңлаулары нәтиҗәләре буенча Яна Хәсәновага - I дәрәҗә, Эрик Закировка II дәрәҗә лауреат исеме бирелде. Әлеге җиңүләр балаларның үзләренең һәм остазлары – укытучы Әлфия Полонскаяның тырыш хезмәте нәтиҗәсе булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot