news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән – фото

Татарстанның Югары Ослан районында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Югары Ослан районында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бердәм диспетчерлык хезмәте номерына юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр 7.45 сәгатьтә килгән. Ачыкланганча, Казан – Ульяновск автоюлының 48 нче чакрымында «Мицубиси», «Лада Калина» һәм 10 нчы модель «Лада» автомобильләре бәрелешкән.

Һәлакәт аркасында "Калина" автомобиленең 59 яшьлек йөртүчесе һәм 65 яшьлек пассажиры үлгән. Һәлакәт урынында табиблар 10 нчы модель «Лада» автомобиленең 5 яшьлек пассажирына ярдәм күрсәткәннәр, ә «Мицубиси»ның 61 яшьлек йөртүчесе Казанның 12 нче хастаханәсенә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot