news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда яңа ЗАГС барлыкка киләчәк

Югары Ослан районында заманча Никахларны теркәү сарае төзелеше турында фикер алышалар. Бу идея муниципалитет башлыгы Евгений Варакинныкы һәм ул республика дәрәҗәсендә хуплау тапты инде.

Шушы көннәрдә Югары Осланга эш сәәфре белән Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова килде. Район башлыгы белән ул Башкарма комитет бинасында урнашкан ЗАГС бинасын карады.

Евгений Варакин белгечләрнең агымдагы эш шартлары турында җентекләп сөйләде һәм тантаналарның кайда узуын күрсәтте. Вазгыять белән танышканнан соң Әхмәтова гамәлдәге инфраструктураның заманча таләпләргә туры килмәвен һәм яңартуга мохтаҗ булуын билгеләп үтте.

Статистика проектның актуальлеген раслый. 2024 елда Югары Ослан ЗАГСында 84 никах теркәлгән, шуларның 61е – Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь, Самара, Пермь крае һәм Белгород өлкәсен кертеп, башка төбәкләрдән килгән парлар.

Яңа Никахлашу сарае Идел елгасының уң ярында төзеләчәк, аннан Казанга матур күренеш ачыла.

Бу объект яшь парлар өчен уңайлы мәйданчык та, районның туристлык инфраструктурасының мөһим өлеше дә булачак.

Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.

Фото: ТР Югары Ослан районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot