news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда узган фестивальдә «Безнең ишегалды» программасына нәтиҗә ясадылар

Югары Осланда узган фестивальдә «Безнең ишегалды» программасына нәтиҗә ясадылар
Фотоларны «Волжская Новь» редакциясе тәкъдим итте

Югары Осланның Мәдәният һәм ял паркында «Безнең ишегалды» күршеләр фестивале узды. Чарага районның актив кешеләре һәм кунаклар җыелды. Фестивальдә катнашучылар әлеге чараның райондагы торак пунктларның тышкы күренешен ничек үзгәртүе һәм районда яшәүчеләрнең тормышын ни рәвешле уңайлырак итүе турында фикер алышты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

Җыелган халыкны «Бердәм Россия»нең Югары Ослан җирле бүлеге секретаре Евгений Варакин сәламләде. Ул райондагы инфраструктур үзгәрешләр турында сөйләде, шулай ук муниципалитетны үстерүгә бәйле планнар белән уртаклашты.

«Югары Ослан авылында яңа мәктәп төзү үзәк проект булачак. Шулай ук боз сарае һәм футбол манежы сафка бастыру нияте дә бар. Җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә аерым игътибар биреләчәк: Югары Осланның Мәдәният һәм ял паркы яңартылачак, популяр «Соколка» рекреация зонасын үстерү дәвам итәчәк», – диде Варакин.

Чараның спикерлары арасында РФ сенаторы Александр Терентьев, Иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты, лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча Анжела Вавилова исемендәге төбәк иҗтимагый хәйрия фондының идарә рәисе Владимир Вавилов та бар иде.

Алар билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасының уңышы республика җитәкчелеге ярдәменә һәм анда яшәүчеләрнең активлыгына нигезләнгән. Алар республикада эшләп килүче башка инициативалар – юллар, яңа социаль һәм спорт объектлары төзү турында да сөйләде.

Югары Осландагы фестиваль «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда актив катнашкан күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр исеменнән Анжелика Решетова чыгыш ясады.

«Биш ел элек, бу программаны игълан иткән вакытта, без моңа башта ышанып бетмәдек, һәм, әлбәттә, ишегалларын төзекләндерүдә күпьеллык проблемалар хәл ителәчәгенә шатландык. Хакимият белән ишегалларын реконструкцияләү проектлары турында фикер алыша башлагач, моның җитдилеген аңладылар. Халыкның һәм җирле хакимиятләрнең эш процессы нәтиҗәле булды, безне ишеттеләр», - дип искәртте ул.

Рәсми өлештән соң фестиваль кунаклары игътибарына «Татарстанда җәй» программасы кысаларында оештырылган концерт тәкъдим ителде. Район халкы алдында «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбле, район үзешчәннәре һәм солистлары чыгыш ясады.

Моннан тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен оештыручылар күптөрле активлыклар әзерләгән иде. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре өстәл уеннары зонасы оештырды, «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары теләгән кешеләр белән ишегалды уеннары уйнады, ә ГТО мәйданчыгында үз көчеңне һәм сәләтеңне сынап карарга мөмкин иде. Шулай ук фестиваль кунакларына ишегалларын төзекләндерү мизгелләрен чагылдырган фотокүргәзмә тәкъдим иттеләр.

  • «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан – Татарстан Республикасы Рәисе) кушуы буенча «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим иткәннән соң старт алды. Биш ел дәвамында партиянең Татарстан төбәк бүлеге республика территориясендә гамәлгә ашыра. Бу программаның масштаблары һәм халыкны җәлеп итү буенча аналоглары юк. Бүгенге көндә 5174 йорт төзекләндерелгән.

Материал Наталья Бузунова катнашында әзерләнде

news_right_1
news_right_2
news_bot