news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда «Уйнагыз гармуннар» халык иҗаты фестивале узды

Югары Осланда «Уйнагыз гармуннар» халык иҗаты фестивале узды
Фото: "Югары Ослан" газетасы

Югары Ослан районы Соболевское авылында Зөя елгасы янында «Уйнагыз гармуннар» халык иҗаты фестивале узды. Фестивальгә Яшел Үзән, Лаеш, Югары Ослан районнарыннан иҗат коллективлары һәм башкаручылары килде. Бу хакта «Югары Ослан» газетасы яза.

Фестивальне Югары Ослан иҗади мәктәбе укытучылары коллективы төрле коралларда уйнап ачып җибәрде.

Район хакимияте башлыгы исеменнән фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Осянин сәламләде. Шулай ук район мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Галимуллина һәм авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Фестивальнең музыкаль эстафетасын гармунчылар һәм вокаль коллективлар дәвам итте, алар уен коралларында уйнап үзләренең осталыкларын күрсәтте, тамашачылар яраткан, танылган җырларны башкарды, халык аларга кушылып такмаклар җырлады.

Чара барышында мастер-класслар һәм күргәзмә-сату осталары ярминкәсе, чәйханә эшләде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot