news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда «Сәйдәшстан» традицион музыка фестивале узачак

9 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевкә багышланган «Сәйдәшстан» традицион музыка фестивале узачак. Бу хакта Салих Сәйдәшев музее хәбәр итә.

Композиторның мәңгелек музыкасы Камал театрының Данияр Соколов җитәкчелегендәге оркестры башкаруында яңгыраячак.

Фестиваль 2000 елдан бирле үткәрелә. Чараны төрле елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музыкантлары яки район коллективлары оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot