news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда почта җитәкчесе фатир түләүләрен үзләштергән өчен шартлы срок алган

Ярты елда бу хатын-кыз 250 мең сум акча үзләштергән.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Югары Осланда почта җитәкчесе коммуналь хезмәт түләүләрен үзләштергән өчен шартлы срок алган. Бу турыда “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

2017 елның май аеннан октябрь аена кадәр Югары Осланда почта җитәкчесе хезмәт вазифасыннан файдаланып, коммуналь хезмәтләр һәм почта күчерүләре өчен түләүләрне үзләштергән.

Ярты елда 47 яшьлек хатын-кыз 250 мең сум акча үзләштергән.

Суд аны гаепле дип тапкан һәм 2 елга сынау срогы белән 1,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot