news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда паром кичүендә «КАМАЗ» суга төшеп киткән, йөртүчесе һәлак булган

Югары Осланда паром кичүендә «КАМАЗ» суга төшеп киткән, йөртүчесе һәлак булган
Фото: ТР Югары Ослан районы администрациясе матбугат хезмәте

Бүген Татарстанның Югары Ослан районында гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Ком төялгән «КамАЗ» самосвалы паром кичүе киртәсен ватып кергән һәм Идел елгасына төшеп киткән. Йөк машинасының йөртүче һәлак булган.

«Татар-информ» агентлыгына ТР Югары Ослан районы администрациясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗиганең сәбәбе йөк машинасының тормоз системасы ватылу булырга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта мәетне 2нче номерлы зона эзләү-коткару отряды водолазлары эзли.

Фаҗиганең барлык шартлары һәм төгәл сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot