news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда махсус операция катнашучылары истәлегенә Хәтер монументлары куячаклар

Югары Осланда махсус операция катнашучылары истәлегенә Хәтер монументлары куячаклар
Фото: ТР Югары Ослан районы матбугат хезмәте

Югары Ослан районында махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләр яшәгән һәр торак пунктта Хәтер монументлары куелачак. Анда геройларның исемнәре мәңгеләштереләчәк. Бу хакта муниципалитет башлыгы Евгений Варакин хәбәр итте.

«Бу беренче этабы 2025 елда Введенский бистәсендә ачылган Хәтер скверы кебек парклар булырга тиеш. Һәр яңа проект җентекләп уйлап эшләнергә тиеш. Бу – безнең киләчәк буыннарга калдырылачак мирас һәм истәлек», – дип билгеләде район башлыгы.

Инициатива махсус хәрби операция зонасында батырлык һәм каһарманлык күрсәткән якташларның исемнәрен мәңгеләштерүгә генә түгел, яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм истәлекле чаралар уздыру өчен дә киңлекләр булдыруга да юнәлтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot